Лениногорскиның җиңелү белмәс “фанфуригы”

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

 “Фанфурик” дип аталып йөртелә торган бу агуга каршы көрәшеп булмыймы, әллә көрәшү теләге ташка үлчим генәме – киоск һәм аптекларда аны сату һаман “гөрли” әле. Фанфурик”лардан бушап калган савытларның теләсә кайда аунап ятуы гына да  ачуны чыгара бит.  Шәһәрне бу үләттән ничек коткарырга? Әлбәттә, аның әзер генә юлы юк. Әмма тәкъдимнәр бар. Кайберәүләргә ошамас та алар, мөгаен. Ошамый икән, рәхим итеп, башкасын тәкъдим итсеннәр.

Тәкъдимнәр икәү. Беренчесе “фанфурик”лар белән сәүдә итүчеләргә буш савытка алмаштырып кына аларны сатарга рөхсәт итүдән гыйбарәт. Шул рәвешле аракы саткан вакытлар булды бит. Ул чагында сәрхушләр өчен буш шешә алтынга тиң иде. Сәүдәгәрләр бу тәкъдимне ошатмастыр да, мөгаен. Әмма алар да халыкның бик күп нәрсәләрне ошатмавын игътибарга алсыннар иде.

Тәкъдимнең икенчесе дә беренчесенә охшаш, әмма монысы “фанфурик”ларны үз итүчеләрдән бераз гына тырышлык таләп итә, аның каравы моның өчен аларны бүләк көтә. Әйтик, 20 буш савыт тапшырсаң,  тулы 1 “фанфурик”ны бушлай аласың. Моның өчен сәүдәгәрләргә, әлбәттә инде, азмы-күпме акча кирәк. Әмма алар акча эшли белә. Шәһәр урамнары, тротуарлар, парклар  һәм скверлар кайчан да булса “фанфурик” шешәләреннән һәм пыяла ватыкларыннан арынырга тиештер бит! Кемнәрдер “фанфурик” проблемасыннан котылуның башка юлын тәкъдим итәр, бәлки!?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International