2015 елда Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә 178 тикшерү үткәрде, шуның 25 ен – Бөгелмә районында. Барлык тикшерүләр барышында теге яки бу закон бозулар ачыкланды. Иң элек сәүдә объектлары, җәмәгать туклануы оешмалары, шәхси хуҗалыклар һәм такси йөртүчеләр тикшерүчеләрнең игътибар үзәгенә алынды.
Татарстанның көньяк-көнчыгыш шәһәрләре, шул исәптән Бөгелмә дә Казахстан аракысы “басымы астында” яши. Россия Таможня берлегенә кергәннән соң республикабызның хәмер базарында легаль булмаган хәмер продукциясен сату күләме нык артты. Казахстаннан, ЮХИДИ постлары булмаган урау юллар белән, Оренбург өлкәсе аша «Газель» автомобильләрендә түбән сыйфатлы очсызлы аракы кертелә башлады. Шуңа күрә әнә шундый аракы ташу каналларын ачыклау территориаль орган белгечләренең ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә эшләвендә өстенлекле юнәлешләрнең берсенә әйләнде. Шулай итеп, 2015 елда, соңыннан сатып җибәрү максатыннан, Казахстаннан хәмер продукциясе ташуның 63 факты теркәлде.
Казахстан хәмере хуҗаларыннан барлыгы 22 054 литр аракы һәм коньяк алынды, административ хокук бозу турында материаллар суд каравына җибәрелде. Хәмер хуҗаларының һәммәсе, товарларыннан мәхрүм ителеп, штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
2015 елның беренче яртыеллыгында РФ законында күздә тотылган маркалардан башка гына хәмер продукциясе өлкәсендә хокук бозулар (52 процент) закон сүзенә колак салмау очракларының төп өлешен тәшкил итте. Шуннан соң – декларацияләү тәртибен һәм срокларын бозу (24 процент), алкогольле продукцияне сату вакытын чикләүне санга сукмау (7 процент). Куллану базарын тикшерү нәтиҗәләре буенча барлыгы чама белән 1,5 миллион сумлык штрафлар салынды. Барлыгы 19 500 литр тирәсе хәмер һәм спиртлы продукция конфискацияләнеп, дәүләт милкенә тапшырылды.