Әлмәттә кафе, рестораннар һәм кибетләр ябыла. Хәзер ишекләре күп фатирлы йортларның ишегалдында урнашкан хәмер эчү урыннарының эшчәнлегенә тыю кертелде. Быелның июнь аеннан яңа закон кабул үз көченә керде бит. Полиция һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре нәкъ менә шул законны тормышка ашыру белән шөгыльләнә дә. Моннан тыш алар лицензиясез генә эшләүче яки суррогат хәмер белән сәүдә итүче эшмәкәрләрне ачыклауларын дәвам итә. 10-20 июльдә Татарстанда легаль булмаган хәмер продукциясенә каршы көрәш буенча декада уздырылды.
Баксаң, Әлмәтнең кайбер кафе җитәкчеләре дә закон сүзенә колак салмый икән ләбаса. Әнә шундый бер хәсрәт эшмәкәр үз клиентларына спиртлы эчемлекләр сатуга лицензиясе булмаган килеш кенә суррогат хәмер саткан чагында тотылды. Шулай итеп, ул 30 литрдан артыграк контафакт хәмереннән коры калды. Икенчесе исә бөтенләй дә сәүдә вәкиле буларак “эшчәнлек” алып барган чагында “кармак”ка эләкте. Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм полиция хезмәткәрләре аңардан 800 шешә Казахстан хәмерен табып алды.
- Ассортиментында – төрле маркадагы аракы, шәраб һәм коньяклар. Соңыннан билгеләнгәнчә, әлеге хәмер продукциясе Әлмәт шәһәрендә яшәүчеләргә сатылган. Ул сәүдә нокталарына, барларга да үзенең хезмәтен тәкъдим иткән – аларга арзанлы бәядән әлеге продукцияне саткан, - дип хәбәр итте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева.
Эшмәкәрләр хәмерне ваклап сату тыелган сәгатьләрне дә бар дип тә белми. Кичке 22.00 сәгатьтән иртәнге 10.00 сәгатькәчә спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итәргә ярамый. Ресторан һәм кафелардан кала. Алары да документлары буенча һәм чынында тиешле нормаларга туры килсә генә. Җәмәгать туклануы пунктларына исә - аерым таләпләр.
- Закон нигезендә стацонар булмаган сәүдә объектларында, “ресторан” һәм “кафе” төрләренә кертелгән җәмәгать туклануы предприятиеләреннән тыш, күп фатирлы йортларда урнашкан җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, шулай ук торак йортларга янкорма итеп төзелгән бүлмәләрдә хәмер продукциясен сату тыела, - ди Миләүшә Михеева.
Моннан тыш июнь аеннан күп фатирлы йортларда ишеге ишегалды ягында урнашкан рестораннар, кафе һәм ваклап сату кибетләре дә тыюга эләкте. Ишекләре урам ягыннан яки йорт яныннан булганнары гына эшләргә мөмкин. Хәзерге вакытта тикшерүләр үткәрелә. Законсыз төстә эшчәнлекләрен дәвам иттерүче хәмер эчү урыннарын ябу очраклары да бар инде.
Суррогат хәмер сату фактлары буенча түбәндәге телефоннар аша хәбәр итәргә була:
- 8 (8553) 22-21-44 – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы “кайнар линия”се;
- 8 (8553) 000-000 – кесә телефоныннан шалтырату өчен, шулай ук шәһәр телефоныннан шалтырату өчен - – 000 – Әлмәт районы башкарма комитеты;
- 02 – полиция.