Гаепне тану җаваплылыктан коткармаган

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

Июльнең беренче ике атнасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына районнарның полиция бүлекләреннән ТР КоАП  2.8 статьясы  буенча административ хокук бозулар (көмешкә сату) турында 9 эш карап тикшерүгә алынды. Полиция хезмәткәрләре Чистай районында гражданнарның өй шартларында җитештерелгән спиртлы сыекча сатуының 4 очрагын, Нурлат һәм Спас районнарында  - 2 шәр һәм Алексеевск районында – 1 очрагын ачыклаган.

Эш материалларыннан күренгәнчә, хәсрәт “эшмәкәрләр”  көмешкәнең ярты литрын 100 әр сумнан саткан. Аңлатмаларына караганда, көмешкәчеләр асылда үзләренең гаебен таный һәм алга таба мондый хәлләрне кабатламаячакларына ышандыра.

Безгә исә көмешкәчеләр үкенүенең эчкерсезлегенә, бу юлы аларга салынган штрафларның  инде соңгысына әйләнәсенә өметләнергә генә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International