Җәмәгать туклануы оешмалары хезмәткәрләре баерга җыенган

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

2015 елның 18 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә  Бөгелмә шәһәрендә урнашкан «Пельменная»  кафесында ачылмаган савытта (алып чыгып китү өчен) «Bosca» газлы шәраб эчемлеген 295 сумнан сату очрагын ачыклады.

Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр турында” 06.03.2015 ел, № 10-ТРЗ Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы 4 пункты нигезендә, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр алкогольле продукцияне ябык савытта (алып чыгып китү өчен) ваклап сатарга ярамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International