Хокук бозуларга юл куймаулары өчен эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларының хокукый белемнәрен үстерәбез

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре эшчәнлеге кулланучылар хокукларын яклау-саклау өлкәсе белән турыдан-туры бәйле булган оешмалар вәкилләренә һәм хосусый эшмәкәрләргә сәүдә урыннарына чыгып аңлату характерындагы лекцияләр үткәрде:

- 2015 елның 16 июлендә Баулы шәһәре базарында хосусый эшмәкәрләр Сафиуллина, Мөхәммәтшина өчен;

 - 2015 елның 20 июлендә Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә хосусый эшмәкәр Шакирҗанова һәм «Магнит» кибете сатучылары өчен.

            Лекцияләр барышында кулланучыларга сыйфатсыз азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатып алырга туры килгәндә килеп чыгу ихтималы булган проблемалар яктыртылды, шулай ук кулланучының җитештерүче (эш башкаручы, сатучы) һәм товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) турында мәгълүматларга хокукы каралды.

          Әңгәмә вакытында, “сорау – җавап” рәвешендә, сатучыларга үзләренең эшчәнлегендә килеп чыга торган төрле хәлләр буенча аңлатмалар бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International