Татарстан Республикасында инде менә берничә ел рәттән легаль булмаган хәмергә каршы көрәш алып барыла. Соңгы вакытларда бу көрәшнең колачы тагын да зурайды. Чөнки күп фатирлы йортларда хәмер сатуны тыйган закон үз көченә керде бит.
Бу афәткә каршы көрәшкә җирле үзидарә органнары, Эчке эшләр министрлыгы һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе көчләре җәлеп ителде. Әмма ачыкланган закон бозулар статистикасыннан күренгәнчә, мондый очраклар әле һаман кимеми.
Язмабызда Чаллы территориаль органы (ведомство карамагына берничә район керә) эшенә йомгак ясарга булдык.
2015 елның 10-20 июлендә Татарстан Республикасында “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр турында” 06.03.2015 ел, № 10-ТРЗ Татарстан Республикасы законы таләпләренә “эләккән” күп фатирлы йортлардагы сәүдә объектларына һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренә тикшерүләр үткәрелде.
Бу чорда сәүдә объектларында һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә легаль булмаган хәмер әйләнеше һәм ТР Законы таләпләре үтәлеше тикшерелде. Чаллы территориаль органы белгечләре мобиль төркемнәр составында 200 дән артыграк әнә шундый тикшерү үткәрде.
Иң элек җиңел генә акча эшләү теләге белән янучыларның аз булмавын билгеләп үтәргә кирәк.
Тикшерүләр барышында гамәлдәге законнарны бозуның 20 очрагы ачыкланды:
- күп фатирлы йортларда алкогольле продукцияне сатуның 4 очрагы;
- лицензиягә ия булмаган килеш кенә алкогольле продукция сатуның 4 очрагы;
- балигъ булмаганнарга сыра сатуның 2 очрагы;
- көмешкә сатуның 1 очрагы;
- алкогольле продукцияне тиешсез вакытта сатуның 5 очрагы;
- Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукция сатуның 2 очрагы;
- өйдә хәмер продукциясе сатуның 1 очрагы;
- тиешле документлардан башка гына спиртлы продукция сатуның 1 очрагы.
Территориаль орган, башкарма комитетлар һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең күз уңына өйләрендә көмешкә һәм Казахстанда җитештерелгән аракы сатып ятучы Алабуга, Мамадыш һәм Минзәлә районнары гражданнары эләкте.
Чаллы шәһәре һәм Алабуга районы эшмәкәрләре “зур” акча артыннан куып, лицензиясез генә алкогольле продукция сатып ятканда тотылды. Лицензия алу өчен документлар җыярга вакытлары булмаган, янәсе ...
Чаллы шәһәре, Менделеев һәм Алабуга районнары эшмәкәрләре законнардагы яңалыкларны “күрми калган” булып чыкты.
Бу очракларның барысы буенча да административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде.
20 июль - йомгак ясау вакыты. Сыйфаты шиккә салган хәмер кулланучыларга да легаль булмаган хәмер чөмерүнең аянычлы нәтиҗәләре турында уйланырга вакыт.
Җәмгыятебез “чирләренә” битараф булмаган гражданнар ярдәмендә гамәлдәге законнарны бозу очраклары ачыкланып кына тора. Чыннан да, закон бозучыларга аяк чалу өчен сезнең бер сүзегез дә җитә! ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына шалтыратсагыз (8(8552) 71-43-03), без сезгә бик рәхмәтле булырбыз!