Казан территориаль органы хезмәткәрләренең эше

2015 елның 22 июле, чәршәмбе

2015 елның 17 июнендә  06.03.2015 ел,  №10-ТРЗ Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы 3 пункты үз көченә керде. Аның нигезендә, “ресторан” һәм “кафе” төрләренә кертелгән җәмәгать туклануы предприятиеләреннән тыш, күп фатирлы йортларда, шулай ук күп фатирлы йортларга янкорма итеп салынган биналарда урнашкан җәмәгать туклануы предприятиеләрендә алкогольле продукцияне ваклап сату тыела.

Хуҗалык итүче барлык субъектларга үзләренең эшчәнлеген 17 марттан 17 июньгә кадәр  закон таләпләренә туры китерү мөмкинлеге бирелгән иде.

Шуңа да карамастан, хезмәткәрләребезнең 2015 елның 10 – 20 июль чорында алкогольле продукция, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләре әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау  һәм мондый очракларны булдырмый калу ниятеннән үткәрелгән рейдлары эшмәкәрләр арасыннан кайберәүләренең закондагы үзгәрешләргә чыннан да җаваплы каравын, ә кайберәүләрнең, боерса, миңа тимәсләр әле, дигән кебек, әле һаман кул кушырып утыруын күрсәтте.

Казан шәһәрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре тарафыннан гына да 40 тан артыграк сәүдә объектына тикшерү үткәрелде. Тугызында  күп фатирлы йортларда урнашкан барларда алкогольле продукция сату, хәмерне ваклап сату чикләнгән вакытта - 22.00 дән 10.00 сәгатькәчә сату кебек закон бозу очраклары билгеләнде.

 Бу юнәлештә полиция бүлеге хезмәткәрләре дә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре белән бергәләп яки үзләре генә эшләде.

Полиция хезмәткәрләре, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең югарыда күрсәтеп үтелгән Закондагы тыюларга һәм чикләүләргә “эләгүче” күп фатирлы йортлардагы барларның һәм башка җәмәгать туклануы предприятиеләренең эшләве турындагы мәгълүматлары нигезендә, 50 дән артыграк хәмер эчү урынын тикшергән. Нәтиҗәдә мондый һәр дүрт оешма арасыннан берсенең үз эшчәнлеген хәмер эчемлекләрен ваклап сату вакытына, урыннарына һәм шартларына карата билгеләнгән чикләүләрне санга сукмыйча алып баруы билгеләнгән.

Инспекция һәм полиция бүлекләре хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән чаралар барышында алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон нормаларын бозуның башка очраклары да игътибардан читтә калмады. Ике ведомство хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 20 дән артыграк закон бозучы билгеләнде.

Закон сүзенә колак салмаган барлык оешмаларга һәм хосусый эшмәкәрләргә карата административ йогынты чаралары күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International