Быел Әлмәттә 12 кеше суррогат хәмердән агуланып үлгән

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

 Барлыгы  4 751 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция хуҗаларыннан алынган. 108 тикшерү үткәрелгән. Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре быелның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясады.

Бармен туташның канәгатьсезлеге йөзенә чыккан. Соң, ул эшли торган эчү-кәеф-сафа кору урыныннан соңгы вакытларда Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм полиция хезмәткәрләренең китеп торганы юк ич... Әнә чираттагы тикшерү вакытында тагын 30 литрдан артыграк суррогат хәмер сатудан алынган. Моннан тыш эшмәкәрнең хәмер эчемлекләрен лицензиягә ия булмаган килеш кенә сатуы да ачыкланган. Тулаем беренче яртыееллыкта барлыгы 108 тикшерү үткәрелгән.

Беренче яртыеелык йомгаклары:

- алкогольле продукция әйләнешенә контрольлек итү өлкәсендә 92 ТИКШЕРҮ үткәрелгән;

- хуҗалык итүче субъектларда гамәлдәге законнарны бозуның 93 ОЧРАГЫ ачыкланган;

-  4751 ЛИТР күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция хуҗаларыннан алынган;

- 384 МЕҢ сумлык штрафлар салынган.

Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре: суррогат хәмер сәламәтлеккә яный, дип кисәтүдән туктамый. Агуланулар буенча статистика да нәкъ шуны дәлилли.

- Роспотребнадзормәгълүматларына караганда, агымдагы елның беренче яртыеелыгында Әлмәт районында хәмер һәм аның суррогатлары белән агуланудан 22 кеше зыян күргән, шул исәптән 12се үлгән. Шул рәвешле 9 ир-ат һәм 3 хатын-кыз җан тәслим кылган, - дип хәбәр итте безгә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә  Михеева.

Экспертлар әйтүенчә, ул-бу килеп чыкмасын өчен спиртлы эчемлекләрне зур супермаркетлардан сатып алуы хәерле. Шулай ук белгечләр хәмерне юк-бар киосклардан яки юл буендагы кафелардан да сатып алмаска киңәш итә. Иң элек аның бәясенә игътибар итәргә кирәк. Аракының ярты литры 185 сумнан кимрәк икән,  аның контрафакт товар булу ихтималы бик зур. Хәмер савытының “тышкы кыяфәте” дә күп нәрсәләр турында сөйли.

Моннан тыш шешә эчендәгесен дә әйбәтләп карарга кирәк. Бөкесе ачылмаган шешә эчендә бернинди дә чит-ят әйбер йөзеп йөрмәскә тиеш. Бер тапкыр Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре хуҗасыннан алынган Казахстан хәмерендә тәмәке төпчеге күреп шаккаткан...

Суррогат хәмер сату фактлары турында түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз:

- 8 (8553) 22-21-44 –ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы “кайнар линия”се;

- 8 (8553) 000-000 – кәрәзле телефоннан шалтырату өчен, шулай ук – 000 – шәһәр телефоныннан шалтырату өчен – Әлмәт районы башкарма комитеты;

- 02 – полиция.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International