2015 елның 21 июлендә Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тәкъдиме белән, хәмер базарында закон бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмә эшендә Лениногорск шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н. Ибраев, Лениногорск районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары А.Н. Иваньчин, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы М.И. Михеева, авыл җирлекләре башлыклары, сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре, «Алкоторг» ААҖ вәкиле катнашты.
Башкарма комитет җитәкчесе Н.Н. Ибраев киңәшмәне ачып, әнә шундый киңәйтелгән составта очрашу сәбәбе булып торган төп мәсьәләләргә тукталып үтте һәм аларның мөһимлеген искәртте.
Шуннан соң шәһәр һәм районның хәмер базарындагы хәлләр турында чыгышлар тыңланды. Территориаль орган начальнигы М.И. Михеева муниципаль берәмлек территориясендә хәмер продукциясе сату һәм контрольлек-инспекция чаралары үткәрелгәндә ачыкланган закон бозулар турында сөйләп үтте.
Киңәшмә барышында сәүдә предприятиеләре җитәкчеләренә дә сүз бирелде. Алар хәбәр иткәнчә, беренче яртыеллыкта, аерым алганда, челтәр оешмаларында, хәмер продукциясен сату кимегән.
Территориаль орган начальнигы алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны аерым игътибар үзәгенә алды.
Киңәшмәдә сәүдә предприятиеләре күп фатирлы йортларда урнашкан хуҗалык итүче субъектларга кагылышлы яңалыклар турында да әйтеп үтелде.
Моннан тыш муниципаль берәмлектә хәмердән агуланулар темасына да кагылып үтелде (әлеге тема буенча Лениногорск район үзәк хастаханәсе баш табибы Р.Р. Гаязов чыгыш ясады). Шәһәр һәм райондагы хәлләр турында мәсьәлә дә игътибардан читтә калмады (бу хакта полиция бүлеге начальнигы урынбасары А.Н. Иваньчин сөйләде).
Киңәшмә ахырында башкарма комитет җитәкчесе Н.Н. Ибраев алга таба да килеп туган проблемаларны тикшерүгә, теге яки бу ярдәм күрсәтүгә әзер булуны басым ясап әйтте һәм барлык мәсьәләләрнең уңышлы хәл ителәчәгенә ышаныч белдерде.