Республикада “чәркәханә”ләрнең рәсми төстә тыелуына 4 ай тулды. Мондый бизнес хуҗаларына бер генә юл калды - ул да булса кафе яки ресторанга “әйләнү”. 150 ләп эшмәкәр шулай эшләде дә инде, диелде бүген “Татарстан” дәүләт теле-радиокомпаниясе радиосының турыдан-туры эфирында. Бу хакта студиягә чакырылган кунак - Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе начальнигы Игорь Марченко сөйләде. Әмма алга таба эшләүгә рөхсәт бөтен кешегә дә бирелми. Карина Насретдинова бу җәһәттән куела торган таләпләр һәм сыйфатсыз хәмердән агуланулар турында репортаж әзерләде.
Хәзер торак йортларда “чәркәханә”ләргә юл ябык. Кичке уннан соң кафе һәм рестораннарда гына хәмер сатарга ярый. Эчү урыннары хуҗаларына, закон бозуларны юкка чыгару һәм бизнесларын үзгәртеп кору өчен, өч ай вакыт бирелде. 150ләп эшмәкәр шулай эшләде дә инде. Тагын берничәсе Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм “Роспотребнадзор” рөхсәтен көтә. Ведомстволар хезмәткәрләре, үзгәрешләрне бәяләү өчен, урыннарга чыга. Хәйләләргә маташучы эшмәкәрләр дә бар, аларга, әлбәттә инде, рөхсәт бирелми.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко
кайберәүләр алтактасын алыштырып, бер плитә куя да, шуның белән вәссәлам, диде.
Мондый урыннарда эчемлекләрнең сыйфаты мактанырлык түгел: контрафакт өлеше бик зур. Шул сәбәпле ел башыннан бирле 640 кеше агуланган, 185 е үлгән дә инде. Бар тиешле таләпләргә туры китерелмәсә, бизнеска нокта куярга туры килә. Кухня, утырып ашау урыннары, өстәл-урындыклар, кайнар ашлы меню булырга тиеш дигән сүз бу.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко
савыт-саба пластиктан эшләнгән булырга тиеш, диде.
Мондый чикләүләр статистиканы яхшыга үзгәртеп, эчкечелекне киметергә тиеш. Татарстанда яшәүчеләрнең үзләрен үк бу эштә ярдәм итәргә - “Халык контроле” порталында легаль булмаган барлар турында шикаятьләр язып калдырырга өндиләр. Закон бозган өчен сатучыларга бөтен продукциясеннән мәхрүм калу һәм 30 мең сумнан башланган штраф яный.