Ишегалдының тыңгылыгын җуйганнар

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Ишегалды тыңгылыгын җуйган. Казан шәһәренең Карбышев урамындагы йортларның берсендә яшәүчеләр сәрхушләрнең төнлә җыелышып “кич утырулары”ннан зарлана. Баксаң, биредәге ларекта 20 сумнан спирт төнәтмәсе сата башлаганнар. Менә хәзер сәрхушләрнең үзара чәкәләшүләре, шау-шуы аркасында  бу йорт халкының йокысы качкан. Зилә Гарипова әлеге проблеманы хәл кылу юлларын эзләде.

   Зилә Гарипова, Александр Решеткин

 Карбышев урамындагы 13 нче йортта яшәүчеләрнең узган елдан бирле – йортларының янгы өлешендәге киоскта 20 сумнан спиртлы төнәтмә сатыла башлагач тыңгылыгы югалган.  Хәзер очсызлы хәмер артыннан  бирегә бөтен район сәрхуше килә икән. Янәшәдә генә балалар бакчасы һәм мәктәп булганлыктан, биредән әледән-әле балалар үтеп йөри.

Бу йортта яшәүче Ирина Әхмәдиева

- Тынычлыгыбызны югалттык: көндез дә, төнлә дә бирегә җыелышалар. Эчәләр, яшьләргә бәйләнәләр, сугышалар, акча теләнәләр. Подъездда хәтта олы йомышларын үтиләр, почта ящикларын кубаралар.

Шул сугышу-тукмашулар аркасында бирегә полиция хезмәткәрләрен чакырту очраклары да аз түгел. Алар килеп тәртип урнаштырып китәләр дә бераздан соң тагын шул ук хәл... Киоск хуҗасының барлык документлары да тәртиптә үзе. Бирегә безнең төшерү төркеме белән Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре дә килде.

Тик инспекторлар нинди дә булса закон бозу очрагын күрмәде. Халык телендә “фанфурик”лар дип йөртелә торган сәрхушләрнең яраткан эчемлеге  - авырткан урыннарга ышку-сөртү өчен билгеләнгән сыекча. Тик бу продут үзенең билгеләнеше буенча бик сирәк кулланыла – төнәтмә башлыча ашказанына “юл алып”, агулану һәм хәтта үлем-китем сәбәбенә әйләнә. Закон буенча хәмер эчемлекләренә керми. Шуңа күрә аны сатуны да тыеп булмый. Шуңа күрә башка юлдан китәргә карар ителгән.

 Татьяна Хәбибуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы

- Башкарма комитет белән уртак эш алып барачакбыз. Әлеге павильонны урнаштыруның законлы булу-булмавын, спиртлы сыекча әйләнешенең легаль булу-булмавын тикшерәчәкбез.

Хәзер әлеге йортта яшәүчеләр Прокуратурага  гариза әзерли. Аңа дистәләрчә кеше кул куйган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International