ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Лениногорск муниципаль районының Куакбаш авылында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Кабул итүгә авылда яшәүче 3 кеше килде. Алар сенсорлы телефонга гарантия хезмәте күрсәтү; үлчәме буенча киселмәгән пыялалар өчен түләү; суыткычны ремонтлау срокларына сыешмау мәсьәләләрен күтәрде.
Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре кабул итү барышында күтәрелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле аңлатмалар бирде.
Территориаль орган хезмәткәрләре күчмә чара кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча Куакбаш авыл җирлеге башлыгы А.А. Галиев белән очрашу да үткәрде.
Күчмә чаралар вакытында мондый очрашулар уздыру ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре өчен традициягә әйләнде инде. Авылларда яшәүчеләр күчмә кабул итүләрне дә яратырга өлгерде. Чөнки алар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне авылдан чыкмыйча гына хәл итү мөмкинлеге бирә.