22 июльдә Чистай шәһәре хакимиятенең кече залында бер-бер артлы берничә чара узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г. Шайхразиев рәислегендә Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимындагы атналык киңәшмәдән соң хокук саклау һәм контрольлек органнары җитәкчеләре белән координация киңәшмәсе үткәрелеп, Чистай районының хәмер базарындагы хәлләр каралды.
Шуннан соң җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләре белән эшлекле очрашу булып узды. Анда алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе булмаган предприятиеләргә үзләренең сәүдә объектларына лицензия алу хәстәрен күрү тәкъдим ителде. “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукция вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасы кайбер законнар актларын үз көчен югалткан дип тану турында” 6 март, 2015 ел, № 10-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы таләпләре тәфсилләп аңлатылды.
Авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмәдә 2010 елдан 2015 елга кадәрге чорда җирлекләр буенча алкогольле продукция сату мәсьәләсе каралды. Авыл җирлекләре башлыкларына килеп туган хәлләрне анализлап, алкогольле продукция белән легаль булмаган сәүдәне кисәтү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм полиция хезмәткәрләренең уртак эшен көчәйтергә тәкъдим ителде.
Көннең икенче яртысында Хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып, анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Н.Н. Цыганова чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында бурычларны, проблемалар һәм аларны хәл итү юлларын, шулай ук 2015 елның 10-20 июль чорында алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәш декадасында эш нәтиҗәләрен билгеләп үтте. Утырыш йомгаклары буенча Чистай муниципаль районы территориясендә алкогольле продукция белән легаль булмаган сәүдә итүне булдырмау эшен көчәйтү турында карар ителде.