Хәмер сату вакытын чикләүне санга сукмаучылар бар

2015 елның 24 июле, җомга

Июль аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүне үтәмәүнең 6 очрагын ачыклады. Нурлат районында гына да тиешсез вакытта сыра сатуның – 4 һәм аракы сатуның 1 очрагы билгеле булды. Чистай районында иртән-иртүк сыра сату факты теркәлде.

 Хәзерге вакытта тикшерүләр материаллары -  административ хокук бозулар турында эшне карау стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International