“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре”: Түбән Кама сөт комбинаты продукциясе – республика конкурсында җиңүчеләр сафында

2015 елның 24 июле, җомга

2015 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә үткән “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” конкурсының оештыру комитеты утырышында республика конкурсына йомгак ясалды. Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов 2015 елда “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре “ дигән конкурска республикабызның 192 предприятиесеннән, оешма, учреждение, халык һәм сәнгать һөнәрләре осталарыннан барлыгы 443 заявка алынганлыгын билгеләп үтте. Оештыру комитеты тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс лауреатлары, 1 һәм 2 дәрәҗә дипломантлары исемен бирү турында карар кабул итте. Шулай итеп, 126 атамадагы товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр 2015 елда “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” конкурсы лауреатлары, 213 е – I дәрәҗә дипломантлар, 78 е -   II дәрәҗә дипломантлар булды. “Просто Молоко” Идарәче компаниясе ҖЧҖ филиалы - “Түбән Кама сөт комбинаты”ның да җиңүчеләр исәбенә керүен әйтеп үтик. “Кара җиләк”, инҗир-күрәгә-кара җимеш”, “мюсли-злаки” өстәмәләре белән, майлылыгы  2,5% лы йогыртлар “Азык-төлек товарлары” номинациясендә беренче урынны алды. Республика конкурсы лауреатлары “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасының федераль этабында катнашуга тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International