“Чулпан” балалар савыктыру лагерендә чара булып узды

2015 елның 24 июле, җомга

Һәр кеше үз тормышы һәм эшчәнлеге өчен кирәкле товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алганда, кулланучыга әйләнә. Шул ук вакытта үзенә кирәкле товарларга ул үземе, яки аның өчен әти-әнисе, туганнары, дуслары түлиме – анысы мөһим түгел. Балаларның да инде 6 яшьтән үк вак-төяк алыш-бирешләрне мөсәкыйль хәл кылуга, әйтик, туңдырма, сок, татлы күмәч, котлау открыткасы сатып алуга, мәктәп ашханәсендә ашаган өчен түләүгә, кинога билет сатып алуга хокуклы булуларын белеп торырга кирәк.

2015 елның 23 июлендә Арча территориаль органы хезмәткәрләре, сатып алынган товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатлы булырга, ягъни бәясенең файдалы үзенчәлекләренә без көткән дәрәҗәдә туры килергә тиешлеге, шулай ук кулланучылар хокуклары һәм аларны яклау турында ТР Әтнә районының «Чулпан» савыктыру лагеренда мәктәп укучылары өчен аңлату характерында чара үткәрде. Чарада төрле яшьтәге 40 бала катнашты. Аларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп нигезләре, кулланучы буларак, көнкүрештә килеп чыгу ихтималы булган теге яки бу хәлләрдә үз-үзеңне тоту, мондый хәлләрдән чыгу юллары аңлатылды. Моннан тыш малай-кызлар “кулланучы”, “эш башкаручы”, “сатучы” төшенчәләре белән таныштырылды. Шулай ук кулланучыларның сыйфатлы товарга (эшләр, хезмәт күрсәтүләр), җитештерүче (сатучы) турында мәгълүматка хокуклары һәм мондый мәгълүматларда нәрсәләрнең күрсәтелергә тиешлеге, сатучының (җитештерүче) товарда мәгълүматларның дөрес күрсәтелмәвенә җаваплылыгы аңлатылды. Кулланучы дәресе, шигырьләр белән үрелеп, бик кызык уен рәвешендә үтте.

 Балалар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең кулланучылар хокукларын яклау турында мәглъматларын бик кызыксынып тыңлады. Аларның барысына да кулланучылар өчен белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International