ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Азнакай районы буенча полиция хезмәткәрләре, шулай ук Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау буенча актив эш алып бара:
- Азнакай районында урнашкан «Кояш» кибетендә Н. дигән хосусый эшмәкәр тарафыннан алкогольле продукцияне ваклап сату билгеләнде. Телгә алып үтелгән әлеге продукциянең тиешенчә рәсмиләштерелгән товарны озату документларыннан һәм махсус рөхсәттән – алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиядән башка гына сатуга чыгарылуы мәгълүм булды. Шул сәбәпле 2,5 литр күләмендә алкогольле продукция хуҗасыннан алынды. Әлеге факт буенча административ эш алып барыла.
- Азнакай районында урнашкан «Рузиль» кибетендә тиешенчә рәсмиләштерелгән товарны озату документларыннан башка гына алкогольле продукция - «Белая береза» аракысын ваклап сату факты билгеләнде. Барлыгы 5 литр хәмер хуҗасыннан алынды.
- Азнакай районында урнашкан «Балкыш» кибетендә хосусый эшмәкәр тарафыннан 5 литрлы пластик савытта спиртлы сыекчаны ваклап сату факты ачыкланды.
Моннан тыш кибет киштәсе астында федераль махсус маркаларының эшләнелеше һәм саклану дәрәҗәсе Россия Федерациясе территориясендә җитештерелә торган алкогольле продукция өчен федераль махсус маркаларга карата куела торган таләпләргә туры килмәгән алкогольле продукция - «Белая береза», «Зеленая роща» аракылары табылды. Барлыгы 10,5 литр хәмер продукциясе хуҗасыннан алынды.
Моннан тыш әлеге кибеттә эшмәкәрнең эш урынында, киштә астында, сату өчен билгеләнгән спиртлы продукция, тәгаенләп әйткәндә,
- 5,0 литрлы 6 пластик савытта спиртлы сыекча;
- 100 мл сыешлыктагы 101 савытта дарулар әзерләү өчен 95% лы фармацевтика антисептик эремәсе табылды. Барлыгы 50,6 литр күләмендә әлеге продукция хуҗасыннан алынды.
Бу фактлар буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды.