“Фанфурик” үлем белән яный

2015 елның 24 июле, җомга

 2015 елның 23 июлендә прокуратура, полиция, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре аптекада табиб рецептыннан башка гына  95% лы этил спирты сату фактын ачыклады:

«Фрам плюс» ҖЧҖ аптекасында табиб рецептыннан башка гына 95% лы этил спиртын;

- «Ларек №1» сәүдә объектында «Березовые почки» дигән косметика лосьоннарын һәм тәмәке. «Березовые почки» лосьоны тәнгә-биткә сөртү өчен генә билгеләнгән булуга карамастан, билгеле бер затлар аны очсызлы хәмер урынына куллана.  Һәм аны кулланучылар елдан-ел арта!

№1 ларегының уку йорты тирәсендә урнашканлыгын да билгеләп үтәргә кирәк. Бу җәһәттән административ тикшерүләр алып барыла.

Халык телендә «фанфурик”лар дип аталып йөртелә торган сыекча сату проблемасы күпләрне борчый. Ул эчү өчен билгеләнмәгән. Әмма сыекча, спиртлы булуы һәм очсызлыгы аркасында, хәмергә бәйлелектән интегүче мәгълүм кешеләрне бик нык кызыктыра.

Әлеге афәткә каршы бергәләшеп көрәшергә кирәк. Фармацевтларга, үзләре өчен эчке “цензор” билгеләп, гражданнарыбызның гаиләләрен бәладән һәм авырулардан ничек тә саклап калу өчен, сәрхушлеге йөзенә чыккан кешеләргә спиртлы сыекча сатмаска.   Сәүдә объектларының хуҗалык итүче субъектларына “ике төрле максатта” кулланыла торган сыекча сатудан һәм, гражданнарның хирыслыгыннан файдаланып, табыш алудан баш тартырга кирәк.

Әлеге юнәлештә җитди эш алып барыла. Бу  озакламый “фанфурик”лар базарының табыш китерми торган базарга әйләнүенә һәм халыкның очсызлы агудан баш тартуына ышану мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International