Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешенә каршы көрәш

2015 елның 27 июле, дүшәмбе

Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәш проблемасы көн кадагында булуын дәвам итә. Узган атнада Бөгелмә районында әлеге товарларны күп күләмдә  -  347,05 л күләмендә законсыз әйләнештән алу әнә шул хакта сөйли.

Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге полиция хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә, алга таба халыкка “идән асты”ннан сату максатында, Казахстан Республикасында җитештерелгән легаль булмаган алкогольле продукция ташуның 2 очрагын ачыклады. Хокук бозучылар  Бөгелмә шәһәрендә һәм Удмуртия республикасының Ижевск шәһәрендә яшәүче ике ир-ат булып чыкты. Аларга карата административ тикшерүләр алып барыла.

Шул сәбәпле ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы ведомство карамагындагы районнарның эчке эшләр органнары белән берлектә:

- мәгълүматлар алмашу;

- хокук бозуларны кисәтү буенча үзара килештерелгән гамәлләрне эшләүгә юнәлдерелгән уртак киңәшмәләр үткәрү;

- уртак контрольлекне хәл итү һәм гомуми йомгаклар ясау нигезендә

 алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын тормышка ашыруны оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International