Аксубай районының хәмер базарындагы хәлләр, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рәис Галиев әйтүенчә, мактанырлык түгел. Әлеге мәсьәлә шушы көннәрдә генә икътисадый советта тикшерелде.
Районда хәмер продукциясе әйләнеше 1,3 литр күрсәткечен тәшкил итә. Актаныштагыга (халык саны - безнеке чамасы) караганда ике тапкырга кимрәк бу. Шуңа да карамастан, бездә эчкечеләр саны аз түгел.
Полиция бүлеге мәгълүматларына караганда, агымдагы елның беренче яртыеллыгында 820 литр күләмендә легаль булмаган хәмер хуҗаларыннан алынган. Асылда – автомобиль транспортын туктатып. Бер кибеттә легаль булмаган продукция сату факты расланган. Көмешкә сатуның ун очрагы теркәлгән.
- Полиция, Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре даими рәвештә рейдлар үткәреп килә, автотранспортны тикшерә. Шулай да авыл җирлекләре башлыкларына һәм участок полиция хезмәткәрләренә бу юнәлештәге эшне тагы да көчәйтергә кирәк, - дип басым ясап әйтте район хакимияте башлыгы Камил Гыйльманов.
Ярты ел эчендә биш кеше хәмердән агулану сәбәпле Аксубай район үзәк хастаханәсенә эләккән. Шуларның дүртесе, хәмер комасынннан чыга алмыйча, җан тәслим кылган.
Бу санга хәмер куллану китереп чыгара торган авырулардан үлүчеләр санын да өстәсәк, бөтенләй куркыныч хәлләр күз алдына килеп баса. Мәсәлән, йөрәк-кан тамырлары авырулары (алкогольне чамадан тыш күп кулланганда кан пластинкалары, тромб хасил итеп, бер-берсенә ябыша. Йөрәк яки баш миендәге кан тамырларына тромб тыгылу исә миокард инфарктына яки инсультка китерә), бавыр циррозы, яман шешләр һ.б. - боларның барысы да башлыча эчкечелектән килә.
- Якыннарына, күршеләре, авылдашларына агу (суррогатны башкача атап булмый) сатып ятучы җинаятьчеләргә җәза чараларын катгыйлату әйбәт булыр иде, - дип билгеләп үтте Рәис Галиев. Ул шулай ук җәмәгатьчелекне мондый фактларга карата игътибарсыз калмаска, алар турында полициягә һәм алкоголь инспекциясенә хәбәр итәргә өндәде.
- Татарстанда ялган хәмернең таралуына каршы көрәштә төп юнәлешләрнең берсе булып аны легаль продукция ярдәмендә кысрыклап чыгару тора, - дип искәрткән иде ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында узган утырышта.
Шуны истә тотып, алкоголь сатуга лицензиясе булган район эшмәкәрләренә алкогольле продукциянең ассортиментын төрлеләндерү, эконом-классындагы аракыны 0,1дән 1 литрга кадәрге барлык төр шешәләрдә сату тәкъдим ителде.
«Алкоторг» вәкиле Ирина Охотникова бәяләр өстендә эшләүне дә тәкъдим итте.
- Район җитәкчелегенең бурычы, республика хакимияте, контрольлек итүче органнарның бурычы кебек үк, базарны тулысынча “үтә күренмәле”гә әйләндерү, - дип йомгак ясады совет эшенә Рәис Галиев.