Закондагы үзгәрешләр турында

2015 елның 28 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хәмер базарында катнашучылар игътибарына түбәндәгеләрне җиткерә: “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер законнар актларын үз көчен югалткан дип тану турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”  01.07.2015 ел, № 49-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә тонусны күтәрә торган аз хәмерле эчемлекләрне ваклап сатуны тыю гамәлгә кертелә.

“Тонусны күтәрә торган аз хәмерле эчемлек” төшенчәсе “Тонусны күтәрә торган аз хәмерле эчемлекләр. Гомуми техник шартлар” ГОСТ Р 52845-2007 Россия Федерациясе илкүләм стандарты нигезендә, әзер продукция күләмендә этил спирты микъдары 1,2 дән 9 процентка кадәр булып, кофеиннан һәм (яки) тонусны күтәрә торган башка компонентлардан торган алкогольле продукцияне аңлата.

Әлеге Татарстан Республикасы Законы «Республика Татарстан» газетасында (2015 елның 3 июль саны, № 92) басылып чыккан, Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматлар рәсми порталына (http://pravo.tatarstan.ru)  урнаштырылган.  Закон рәсми басылып чыкканнан соң 60 көн узгач үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International