Кем гаепле?

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

2015 елның 28 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре кулланучылар буларак хокукларын яклау турында гражданнарның гаризалары буенча планнан тыш тикшерүләр үткәрү өчен Югары Ослан районына килде. Әйтергә кирәк, бирегә килүләре тикмәгә генә булып чыкмады. Ике кибетне тикшерү барышында барлыгы  5148 сумлык товарның, саклау срогы чыгып, кибет киштәсендә искереп ятуы ачыкланды. Асылда болар – колбаса ризыклары. Сатучылар гаепне товар белән тәэмин итүчеләргә аударып калдырырга маташты. Товарны еш кына сәүдә вәкилләре кибет киштәсенә үзләре  урнаштыра, дип. Тик сыйфатсыз товар саткан өчен нәкъ менә сатучы җавап бирергә тиеш бит! Хосусый эшмәкәрләргә карата тикшерүләр материаллары “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Зеленодол районы һәм Зеленодол шәһәрендәге территориаль бүлегенә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International