Җәй – чираттагы яллар, йолдызлар яктысында урамда йөрү-кич утырулар, дуслар белән очрашып күрешүләр чоры. Ә мондый очрашу-күрешүләр, кагыйдә буларак, спиртлы эчемлекләрсез генә узмый. Шулай икән, яшьләр вакытында ябылмаган сәүдә нокталарына (хәмер белән сәүдә итүче) ничек инде сугылмыйча калсын ди!
2015 елның 29 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгының Зеленодол районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә үткәргән төнге рейд барышында тиешсез вакытта сыра сатуның 2 очрагын ачыклады.
Хосусый эшмәкәр И.Е. Крюков (аның инде моңарчы да берничә тапкыр РФ КоАП 14.16 статьясының 3 бүлеге буенча административ җаваплылыкка тартылганлыгын әйтеп үтәргә кирәк), янәсе, сәүдә объектым бар булып тора, димәк, анда хәмерне тәүлек әйләнәсендә сатырга ярый, дип, үз гаебен танырга теләмәде. Әмма аның “бары” “Җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү. Җәмәгать туклануы предприятиеләренең классификациясе” ГОСТ Р 50762-2007 Россия Федерациясе илкүләм стандартына якын да килми...
Законны санга сукмаучылар административ хокук бозу турында беркетмә тутыруга чакыртып алынды.