Азнакай муниципаль районы территориясендә хәмер продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш

2015 елның 31 июле, җомга

2015 елның 30 июлендә Әлмәт территориаль органы Азнакай муниципаль районында чаралар уздырды.

Күчмә чара барышында Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы М.И. Михеева һәм Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Х. Шәмсетдинов озакламый алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензияләре гамәлдән чыгачак лицензиатлар белән очрашу үткәрде. Очрашу барышында лицензия алганда, гамәлдә булу срогын озайтканда һәм аны яңадан рәсмиләштергәндә нәрсәләр эшләргә кирәклеге аңлатылды.

 Шуннан соң Азнакай муниципаль районы хакимияте башлыгы М.З. Шәйдуллин рәислегендә Азнакай шәһәре һәм Азнакай районы куллану базарын үстерүнең торышы һәм үсеш проблемалары мәсьәләләре буенча хуҗалык итүче субъектлар белән киңәшмә булды. Киңәшмәдә Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, прокурор ярдәмчесе, полиция начальнигы вазыйфаларын башкаручы, Әлмәт территориаль органы начальнигы, “Роспотребнадзор” идарәсенең территориаль органы җитәкчесе, авыл җирлекләре башлыклары, район җитештерүчеләре һәм хуҗалык итүче субъектлар катнашты.

 Территориаль орган начальнигы үзенең чыгышында районның куллану базарындагы хәлләр, шулай ук районда үткәрелгән чаралар һәм ачыкланган бозулар турында сөйләде.

 Азнакай муниципаль районы хакимияте башлыгы  М.З.Шайдуллин чыгышының ахырында: “Без уртак тырышлык белән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозучыларга каршы актив төстә көрәшүне дәвам иттерәчәкбез,” - диде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы предприятиеләре продукциясен таныту һәм аны сату күләмнәрен арттыру мәсьәләсе дә каралды. Азнакай муниципаль районы хакимияте башлыгы якын арада “Азнакайныкын сатып ал!” дигән акция үткәрергә кушты. Эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә, сәнәгать, авыл хуҗалыгы товарлары, азык-төлек җитештерүче кече бизнес предприятиеләрен үстерүгә  юнәлдерелгән әлеге акция районда дүртенче тапкыр үткәреләчәк инде.

Чарада куллану базары өлкәсендә хокук бозу очракларын киметү, товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга кызыксыну тудыру, кулланучылар хокукларын яклауның нәтиҗәсен арттыру, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” дигән озак сроклы максатчан программаны тормышка ашыру мәсьәләләренә кагылып үтелде.

Әлмәт территориаль органы начальнигы М.И. Михеева башкарма комитетның эшләр башкаручысы Р.Р. Дәүләтшин белән бергә Азнакай шәһәрендә урнашкан сәүдә объектларында булып, товарларның ни рәвешле киштәләргә куелуын, товар ассортиментын, бәяләре һәм этикеткаларын карады, кулланучылар сорауларына җаваплар бирде.

Шул ук вакытта территориаль орган белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә контрольлек чаралары үткәреп, «Берлога» кафе-барында тиешле лицензиядән башка гына хәмер продукциясе сату фактын ачыклады. Менюдагы мәгълүматларга караганда, кафега килүчеләргә составында  ром, аракы,  ананастан кюрасао блю, лимон, шикәр комы, чия, ананас булган 240 сумнан коктейль тәкъдим ителә, янәсе.

Тик тикшерү барышында һәм сатучының аңлатмалары буенча коктейльнең чынлыкта Казахстанда җитештерелгән «Кристалл» аракысы белән лимон сиробыннан торуы билгеләнде. Әлеге факт буенча административ тикшерү алып барыла.

Шул ук хуҗалык итүче субъектның «Десяточка» кибетендә исә яраклылык вакыты турында мәгълүматлары күрсәтелмәгән барлыгы  3000 сумнан артыграк суммага азык-төлек товарларының сатудан алынмыйча ятуы мәгълүм булды.

Моннан тыш ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Азнакай районының Актүбә полиция бүлегендә тикшерүләр материалларын рәсмиләштерү буенча аңлату эше үткәрде, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча уртак чараларны карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International