2015 елның 28 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә Казан – Оренбург автомобиль юлында Түбән Камада яшәүче берәүнең, Казахстан Республикасында җитештерелеп, акциз маркалары белән маркировкаланмаган хәмер продукциясен ташу очрагын ачыклады.
Түбән Камада яшәүче бу ир-атның гамәлләре РФ КоАП 15.12 статьясының 4 өлеше буенча билгеләнде, ягъни аның гамәлләре әлеге хокук бозуга – маркировкасыз һәм (яки) Россия Федерациясе законнарында күздә тотылган мәгълүматлары күрсәтелмичә генә алкогольле продукцияне әйләнештә йөртүгә туры килә. Мондый хокук бозу өчен РФ КоАП 15.12 статьясының 4 өлешендә, гражданнарга, административ хокук бозу предметларын конфискацияләп, дүрт меңнән биш мең сумга кадәр күләмдә административ штрафка тарту рәвешендә җәза күздә тотылган.