Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 3 декабрь, 2014 ел, №1302 карары нигезендә, “Шәраб эчемлеге” дигән язулы федераль махсус маркаларга алмашка “Шәраб эчемлеге (этил спирты белән)” һәм “Шәраб эчемлеге (этил спиртыннан башка) дигән язулы яңа федераль махсус маркалар кулланышка кертелә.
Карар нигезендә иске үрнәктәне маркаларны куллануның күчеш чоры да күздә тотылган.
“Росалкогольрегулирование” 2015 елның 1 гыйнварыннан Россиянең шәраб эчемлекләре җитештерүче оешмаларына иске үрнәктәге маркалар бирүне туктатты. Шул ук вакытта карарда иске үрнәктәне маркалар белән маркировкаланган алкогольле продукцияне сату срогы чикләнелмәгән.
Димәк, хәзер 2015 елның 1 июленә кадәр шешәләргә тутырылып, маркалары иске үрнәктәге шәраб эчемлекләре дә сатуда булырга мөмкин.