Әгерҗе һәм Тукай районнарында Татарстан Республикасында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне контрольлектә тоту советының күчмә утырышы булды

2015 елның 5 августы, чәршәмбе

2015 елның 4 августында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г. Шәйхразиев рәислегендә Әгерҗе һәм Тукай районнарында Татарстан Республикасында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне контрольлектә тоту советының күчмә утырышы булды.

Күчмә утырышның эш төркеме составында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Александрович Марченко, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы эшчәнлек идарәсе начальнигы урынбасары  Ринат Касыйм улы Акчурин, “Росздравнадзор”ның ТР буенча территориаль идарәсе дарулар һәм медицина максатындагы әйберләрнең әйләнешен контрольлектә тоту бүлеге начальнигы урынбасары вазыйфаларын башкаручы,  “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе  җитәкчесе урынбасары  Алмас Әзһәр улы Имамов, “Татпотребсоюз” идарәсе Рәисенең беренче урынбасары  Олег Владимирович Земсков, “Татспиртпром” ААҖ генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары  - «Алкоторг» ҖЧҖ директоры Ришат Рахимҗан улы Шәйхуллов катнашты.

  Күчмә чара кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Әгерҗе һәм Тукай муниципаль районнары территориясендә алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү чаралары турында чыгыш ясады.

Игорь Александрович Марченко үзенең чыгышында Әгерҗе һәм Тукай муниципаль районнарында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне яктыртты. Киңәшмәдә алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларга каршы көрәштә ярдәм итәрдәй чаралар буенча фикер алышу булды, куелган максатларга ирешүнең алдынгы ысуллары тәкъдим ителде.

Киңәшмәдә катнашучылар, һәрбер ведомствоның, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыкларының эшчәнлеген көчәйтеп, бары тик уртак тырышлык белән генә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү мәсьәләләре хәл ителәчәк, дигән уртак фикергә килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International