Укучыларны шәхес буларак үстерү һәм аларга сәламәт тормыш рәвешенә, сәламәтлекне ныгытуга юнәлеш бирү

2015 елның 4 августы, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре җәйге чорда да мәктәп укучылары белән куллану белемнәрен үстерү эшен туктатмый.

Мәктәп яны лагерьларының чоры тәмамлануга карамастан, укучылар мәктәп ишегалдына җыелу гадәтен онытмый. Әйтик, менә Лениногорск шәһәренең 10 нчы мәктәбе ишегалдында футбол уйнау өчен яңа мәйданчык булдырылды. Хәзер балалар биредә рәхәтләнеп туп тибә.

2015 елның 4 августында территориаль орган хезмәткәрләре, укучыларның футбол уйнарга җыелуларыннан файдаланып, ачык һавада профилактика чарасы үткәрергә карар итте. Яшь футболчыларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон  туп, спорт кирәк-ярагы һ.б. сатып алу мисалында аңлатылды. Укучылар белән  үткәрелгән чара барышында ялны кызык һәм файдалы итеп үткәрү, үзлегеңнән өйрәнү һәм тәрбияләнү, планнар кору  һәм аларны тормышка ашыру юлларын эзләү осталыгы, хәмер һәм тәмәкегә карата тискәре караш тәрбияләү буенча фикер алышу булды.

Мондый чара (тәүге тапкыр!) футбол кырында үткәрелгәнлектән, территориаль орган хезмәткәрләре балаларда сәламәт тормыш рәвешенә кызыксыну тудыру, шулай ук аларны билгеле бер тәртип нормаларына өйрәтү  кадәрен дә игътибардан читтә калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International