2015 елның июль азагында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә кулланучыдан хосусый эшмәкәр Г.М. Шәйхетдинованың сәүдә объектында (Арча ш.) яраклылык срогы чыккан продукциянең сатылуы турында язмача гариза алынды. Арча территориаль органы белгечләре әлеге гариза нигезендә кибеткә планнан тыш күчмә тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә, чыннан да, саклау вакыты чыккан азык-төлекнең кибет киштәләрендә искереп ятуы расланды. Тикшерүчеләр суыткычта инде 2015 елның апрель аенда ук яраклылык вакыты чыккан колбаса ризыкларына тап булды. Белгечләребез, яшелләнеп, күгәрек белән капланган колбасаларны күреп шаккатты. Киштәләрдә саклау вакыты чыккан кондитер ризыклары, яраклылык срогы 2014 елда чыккан консервлар табылды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча акт төзелеп, “Роспотребнадзор” ның ТР буенча идарәсе Биектау (Арча) территориаль органнарына карап тикшерүгә җибәрелде.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Товарлар сатып алганда игътибарлы булуыгызны һәм безгә кулланучылар хокукларын бозу очраклары турында хәбәр итүегезне сорыйбыз!