Июль аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре 59 контрольлек чарасын уздырды, шулардан: 16 планнан тыш тикшерү – гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләре буенча, 11 тикшерү - алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү буенча; 12 тикшерү - шәхси хуҗалыкларда көмешкә сату фактларын ачыклау буенча.
Язмача гаризалар буенча саклау вакыты чыккан барлыгы 21 мең 350 сумлык продукциянең кибет киштәләреннән алынмыйча ятуы ачыкланды. Болар – асылда колбаса ризыклары һәм сусауны баса торган эчемлекләр. Тикшерүләр материаллары “Роспотребнадзор” органнарына карап тикшерүгә җибәрелде.
Көмешкә сату фактларын ачыклау буенча чаралар үткәрү барышында 5,84 л күләмендә әлеге спиртлы сыекча хуҗаларыннан алынды. Полиция хезмәткәрләре белән уртак чаралар үткәрелгәндә Буа, Чүпрәле, Зеленодол һәм Кайбыч районнарында тиешле маркировкасы булмаган 264,5л күләмендә хәмер продукциясе тартып алынды. Әлеге фактлар буенча административ тикшерүләр үткәрелә.