Татарстанда яшәүчеләр легаль хәмерне сирәк сатып ала башлаган

2015 елның 10 августы, дүшәмбе

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясеннән хәбәр ителгәнчә, ел башыннан бирле Татарстанда 2,6 млн декалитр хәмер продукциясе, шул исәптән 1,36 млн декалитр аракы сатылган.

Кулланучыларның 67% ының зур градуслы хәмер, 33% ының исә – спирт микъдары аз булган эчемлекләр куллануы билгеләп үтелә.

Тулаем алганда хәмер сату күләме 6% ка кимегән. Бу, беренче чиратта, Татарстанда яшәүчеләрнең легаль хәмер урынына контрафакт эчемлекләр куллануы белән бәйле.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе идарәсе начальнигы Игорь Марченко билгеләп үткәнчә, легаль булмаган хәмер сату аркасында республика бюджетына  900 млн сум күләмендә зыян китерелгән.

2015 елның җиде ае эчендә 177 000 литрдан артыграк күләмдә ялган хәмер һәм спиртлы продукциянең хуҗаларыннан алынганлыгын да искәртеп үтәргә кирәк.

Алданрак хәбәр ителгәнчә, Кытайда зур градуслы хәмернең бер партиясенә виагра өстәгәнлекләре мәгълүм булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International