Хакимияттәгеләр ялган хәмергә каршы көрәштә ярдәм сорый

2015 елның 10 августы, дүшәмбе

Мэрия сайтында шәһәрдә яшәүчеләргә рәсми мөрәҗәгать урнаштырылган. Анда болай диелә:

Хөрмәтле чаллылылар!

Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты алкогольле продукцияне сатуда закон бозу очракларына карата битараф калмагызны һәм мондый очракларга юлыкканда түбәндәге телефоннар аша хәбәр итүегезне сорый:

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы - 712636;

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе - 379235, 379236;

Башкарма комитетның Автозавод районы хакимияте  - 329841;

Башкарма комитетның Комсомол районы хакимияте  - 703229;

Башкарма комитетның Үзәк район хакимияте - 475536, 475538.

Шулай ук “Халык контроле” (“Сәүдә өлкәсендә закон бозулар” рубрикасы) системасы аша; Чаллы шәһәре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе рәсми сайтларының Интернет-кабул итү бүлмәләренә һәм электрон почта аша - E-mail: torgn7@mail.ru  (шәһәр башкарма комитетының икътисадый үсеш  һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсе куллану базары бүлеге) язмача мәгълүматлар да җибәрергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International