Кибетләрдә аракы һәм шәрабны азрак сатып ала башладылар. Сәбәбе – хәмернең, аеруча чит илдән кертелгәннәренең нык кыйммәтләнүе. Аның каравы, “кара базар” чәчәк ата. Быел гына да Эчке эшләр министрлыгы һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән өч йөз мең литр чамасы ялган хәмер хуҗаларыннан алынган. Аны әле “идән асты”ннан гына да сатмыйлар...
Бигрәк тә җәмәгать туклануы предприятиеләре ялган хәмер белән “шаяра”: барменнар биш литрлы савытта коньяк сатып алалар да, контрольлек органнарының хәмер сатыла торган барлык урыннарны да “колачлый” алмаганлыкларыннан файдаланып, төннәрен шуны рәхәтләнеп сатып яталар.
Шуның нәтиҗәсе буларак, суррогат хәмердән агуланучылар саны артканнан-арта. Быел Татарстанда мең җиде йөздән артыграк кеше шул рәвешле зыян күргән инде. Ә ике йөз унҗидесе бөтенләй дә хәмердән агуланып җан тәслим кылган.
Татарстанда һәр атна саен ялган хәмердән алты кеше гүр иясе була. Бу хәл елдан-ел катлаулана бара бит әле. Белгечләр мәгълүматларына караганда, илебездә һәр ике шешә хәмернең берсе - легаль булмаган хәмер.
Менделеев, Чистай, Зеленодол һәм Түбән Кама районнарында яшәүчеләр көмешкәдән еш агулана. Закондагы кимчелекләр дә моңа билгеле бер дәрәҗәдә ярдәм итә. Чөнки көмешкә саткан өчен җаваплылыкка тартып булса, аны кайнаткан өчен – әле һаман юк. Соңгы вакытларда полиция хезмәткәрләре легаль булмаган хәмер белән тәэмин итүнең 7 юлын япкан. Сиксәннән артыграк легаль булмаган производство юкка чыгарылган.
Быелның 7 аенда легаль булмаган әйләнеш өлкәсендә 86 җинаять ачыкланган. Шуларның берсе - 210 статья (җинаятьчел төркем оештыру) буенча. Тулы бер төркемнең хәмер җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүе мәгълүм булган.
Оешкан җинаятьчел төркем әгъзалары суррогатны танылган бренд этикеткалары белән сатып яткан. Тикшерүчеләрнең теңкәсенә тигән “чәркәханә”ләр дә үзләренең эшчәнлегенә нокта куярга ашыкмый. Брифингта катнашучылар моның ише фактлар турында турыдан-туры Эчке эшләр министрлыгына, шулай ук “Халык контроле” сайтына мөрәҗәгать итеп булуны искә төшерде.