Быелның 6 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына товарны озату документларына ия булмаган килеш, билгеләнгән үрнәктәге маркаларсыз алкогольле һәм спиртлы продукция ташу очраклары буенча Казан һәм Аксубайда яшәүче ике кешегә карата 2 тикшерү материалы алынды. Закон бозу очракларын машиналарны тикшергән чагында полиция хезмәткәрләре ачыклаган.
Шулай итеп, Аксубай егетенә «Казань – Оренбург» автомобиль юлының 117 нче чакрымында үзенең маршрутын өзәргә туры килгән. Аның машинасында Чистай районы буенча полиция хезмәткәрләре 15 литр күләмендә спиртлы сыекча табып алган. Закон бозучының үзе әйтүенчә, биш литрлы савытларга тутырылган аракыны ул 350 шәр сумнан юл өстендә таныш булмаган кешеләрдән сатып алган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлеге хезмәткәрләре «Казань – Оренбург» автомобиль юлының 87 нче чакрымында Казан егетенең машинасын туктаткан. Тикшерү барышында машинада Үзбәкстан Республикасында җитештерелгән аракы, шәраб һәм коньяк табылган. Машина йөртүче әйтүенчә, хәмер продукциясен ул Үзбәкстанда сатып алган. Нәтиҗәдә полиция хезмәткәрләре 11,3 литр күләмендә хәмер продукциясен хуҗасыннан алырга мәҗбүр булган.
Хәзерге вакытта Чистай территориаль органы хезмәткәрләре административ хокук бозулар һәм административ тикшерү үткәрү турында эшләр кузгатты.