Әлмәт шәһәрендә 70 литр күләмендә легаль булмаган спиртлы сыекча китерү очрагы билгеләнде

2015 елның 10 августы, дүшәмбе

Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча полиция бүлеге хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә 70 литр күләмендә легаль булмаган спиртлы сыекчаны хуҗасыннан алды.

LADA машинасында 5 литрлы ПЭТ-шешәләргә тутырылган, легальлеген раслый торган озату документлары булмаган, билгеләнгән тәртиптә маркировкаланмаган спиртлы сыекча табылды.  Машина рулендә Самарада яшәүче берәү иде. Хезмәткәрләр документлар тутырган арада машина хуҗасының хатыны  ПЭТ-шешәләрне очлы әйбер белән тишеп, спиртлы сыекчаның шактый ук өлешен җиргә агызырга өлгерде. 

Әмма легаль булмаган хәмер ташучыга карата барыбер административ эш кузгатылды.

Алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә моның ише законсыз гамәлләргә каршы көрәшүгә юнәлдерелгән чаралар алга таба да дәвам иттереләчәк.

Хәмер продукциясен законсыз ташу очраклары буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы “Кайнар линия” телефонына  –(8553) 22-21-448(8553) 22-21-44, полиция бүлегенең дежур часте телефонына - 02 (кәрәзле элемтә мобиль операторларыннан - 102) шалтыратырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International