Үткән ял көннәрендә Азнакай – Ютазы автомобиль юлында оператив-профилактика чаралары үткәрелде. Чарада Азнакай районы буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль олрганы һәм Азнакай муниципаль районы хезмәткәрләре катнашты.
Төнге чараны үткәрүнең максаты – гражданнар сәламәтлегенә зыян салуда төп сәбәпләрнең берсе булып торган хәмер продукциясенең законсыз әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау.
Рейд үзенең тәүге нәтиҗәләрен озак көттермәде. Иртәнге 05.00 сәгатьтә Ютазыда яшәүче берәүнең «Джели» автомобилендә Казахстан Республикасында җитештерелгән «Кристалл» аракысын алып килү факты билгеләнде.
Хәмер базарында катнашучы кайбер намуссыз адәмнәр үзләрен акыллырак, хәйләкәррәккә санап, гамәлдәге законнарны бозуны бар дип тә белми. Әмма контрольлек һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре, законга һәм халыкка хезмәт итеп, аларны берәм-берәм “чүпли” тора.