Ачы тәҗрибәдән сабак алмыйлар: Әлмәт кафесы янә лицензиясез хәмер сатканда тотылды.

2015 елның 11 августы, сишәмбе

Әлмәт районы буенча полиция бүлеге хезмәткәрләре һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре  «Рубин» кафе-барын тикшерү барышында лицензиягә ия булмаган килеш кенә алкогольле продукция сату фактын билгеләде.

Хәмер продукциясе сатудан алынды. Әлеге факт буенча административ тикшерү алып барыла. Ваемсыз эшмәкәргә карата җәза чарасы алга таба судта билгеләнәчәк.

Алкогольле һәм спиртлы продукция сату өлкәсендә закон бозуларны ачыклау буенча рейдлар даимиүткәрелә. «Рубин» кафесының инде моңа кадәр дә хокук саклау һәм контрольлек органнарының күз уңына эләккәләгәнлеген әйтеп үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International