Акчасын түгел, акылын эчә

2015 елның 11 августы, сишәмбе

Азнакай районында алкогольле продукция сату мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катгый тәнкыйть сүзләре күп әйтелде. Анда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, район җитәкчеләре һәм бу өлкәдә белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары, сәүдә объектлары җитәкчеләре катнашты.

Иң борчыган проблемаларның берсе – контрафакт хәмер сату, куллану һәм аннан агулану очраклары ишәю. Инде килеп, киңәшмәдә Азнакай районының кайбер авыл җирлекләре башлыклары ирештергән мәгълүматларга ышануы авыр. Чыгышлардан күренгәнчә, район авылларының берсендә бер кешегә ярты елда кулланылган алкогольле продукция күләме нибары 100  грамм туры килә, ә икенче бер авылда узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 1,5 тапкырга азрак эчелгән.

Шул ук вакытта, статистика мәгълүматлары буенча, районда ярты елда хәмерне җан башына сату күләме   6,8 литр тәшкил иткән.

 Авыл җирендә хәмер продукцияне сатуның шул рәвешле кимүе һич тә сөендерми.  Ник дигәндә, китереп үтелгән күрсәткечләр социаль программаларны тормышка ашыру, төнге сәгатьләрдә аракы сатуны тыю, сәламәт тормыш рәвеше алып баруга игътибарны арттыру нәтиҗәсе  түгел. Алар контрафакт хәмер яки көмешкә чөмерүчеләр саны арту хисабына кимегән – бары шул гына. Бу хәлне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы  Миләүшә Михеева үзенең чыгышында билгеләп үтте. Мисалга, Тымытык авылында һәм Благодатное бистәсендә этил спиртыннан торган, өй шартларында ясалган продукция сату фактлары ачыкланган. Моннан тыш Карамалы, Мәсгут авылларында кибет киштәсе “астыннан” гына алкогольле продукция сату очраклары теркәлгән. Соңгы вакытларда очсызлыгы белән халыкны мөкиббән китергән Казахстанның контрафакт хәмере һәм коньягы торган саен күбрәк кулланыла. Районыбызда аларны шәхси йортларда һәм турыдан-туры  «Газель» автомобиленнән генә сату очраклары да бар.

   Территориаль орган белгечләре алты ай эчендә 38 тикшерү үткәреп, шулар барышында куллану базарының алкогольле продукция әйләнешенә контрольлек итү өлкәләрендә закон бозуның 26 очрагы теркәлгән. Барлыгы  208,15 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция хуҗаларыннан алынган. Спиртлы продукцияне балигъ булмаган үсмергә сатуның бер очрагы билгеләнгән.

Кызганычка, кайбер гражданнарыбыз суррогат, составында спирт булган төрле сыекчалар сатып, кемнәрнеңдер сәламәтлегенә зыян китерү хисабына байый. Берничек тә аклап булмый торган җинаять бу. Махмырдан котылу өчен эчкеченең бер нәрсәдән дә җирәнмәве сер түгел. Халык телендә, акчасын түгел, акылын эчә, дигән гыйбарә тикмәгә генә барлыкка килмәгәндер.

- Сез ут белән уйныйсыз, чөнки агулану очраклары нәкъ менә шундый юк-бар сыекча эчү аркасында килеп чыга. Кемнәрнең һәм нинди максатта аны сездән сатып алуларын  бик әйбәт беләсез, - дип мөрәҗәгать итте сатучыларга комиссия рәисе Айдар Шәмсетдинов.

Тормышыбызга үтеп кергән бу афәткә каршы махсус комиссиягә, полиция һәм башка җаваплы затларга гына түгел, һәркайсыбызга көрәшергә кирәк, димәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International