Лениногорск районы эшмәкәрләре укыту-өйрәтү характерындагы семинарларда актив катнаша

2015 елның 11 августы, сишәмбе

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау турында закон буенча укыту-өйрәтү характерындагы семинарларны даими оештырып килә. Әнә 2015 елның 10-11 августында «Цветочный рай»  һәм «Экономный» кибете хезмәткәрләре өчен семинарлар уздырылды.

Территориаль органы  белгече сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләренә кулланучылар катнашындагы килешүләрнең бизнеска нинди бурычлар йөкләве, кулланучылар белән бәхәсләрне ничек итеп судка кадәр тәртиптә җайга салу һәм суд яклавы кысаларында кулланучының нинди хокукларга ия булуы турында  җентекләп сөйләде.

 Семинарда «Цветочный рай» кибетен тотучы хосусый эшмәкәр: “Асылда без бик кирәк булганда гына, ягъни инде закон бозу факты билгеләнгәндә генә  законнарны актара башлыйбыз. Семинарда законнарны үтәүгә игътибарлырак мөнәсәбәт кирәклеге, соңыннан зыян күргәнче, теге яки бу хәлләрне булдырмый калуның хәерлерәк булуы бәйнә-бәйнә аңлатылды. Хәзер мин үз эшчәнлегемдә боларны һәрвакыт истә тотачакмын”, - дип куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International