«Росалкогольрегулирование» сатылган аракының һәр шешәсеннән 1 әр сумны алкогольгә каршы социаль рекламаны финанслауга җибәрергә тәкъдим итте. Шул рәвешле аны финанслау кулланучылар хисабына хәл ителәчәк. Бу хакта, “РАР” каршындагы экспертлар советы әгъзасы, Илкүләм хәмер сәясәтен эшләү үзәге җитәкчесе Павел Шапкин сүзләренә таянып, ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Аның әйтүенчә, хәмернең зыяны турында социаль реклама компаниясенең зарурилыгы инде күптән өлгереп җиткән, шул ук вакытта елына якынча 30 миллиард шешә барлык төрдәге хәмер продукциясе сатыла.
Әлеге проект ата-аналар һәм балаларны, бала табу яшендәге хатын-кызлар, яшьләр, хәмергә бәйлелектән интегүче кешеләрне күздә тотып эшләнә.
Реклама кампаниясен асылда сәламәтлек саклау һәм социаль өлкә хезмәткәрләрен җәлеп итү нигезендә тормышка ашыру планлаштырыла. Пропаганда эшен, яшьләрне игътибар үзәгенә алып, “шәхсидән гомумигә” принцибы нигезендә, шәхси вакыйгалар мисалында алып барырга ниятләнелә.