Югары Осланда яшәүчеләргә нинди икмәк файдалырак?

2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Бүген кибетләрдә икмәкнең ниндие генә юк! Тик кайберәүләр, гәүдәнең зифалыгына зыян китерә, дип, әлеге ризыктан баш тарта башлады. Бу, чыннан да, шулаймы, ә инде икмәк ашамаска тырышу безне нәрсәләрдән мәхрүм итә икән? Бу хакта укучыларыбызга Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Флера Гаязетдинова аңлатып үтәргә булды.

- Ипи һәм су белән генә тукланып, сәламәтлекләренә тамчы да зарланмыйча, озын гомер кичергән кешеләр бар, - дип башлады ул сүзен. - Очраклы гына  түгел бу, чөнки икмәктә В төркемендәге барлык витаминнар, А, К  һәм Е төркемендәге витаминнар, натрий, хлор, цинк, селен, медь, кобальт, магний, кремний, калий, марганец, йод матдәләре бар. Икмәктән тулысынча баш тарту депрессиягә, тиз ярсу һәм алҗу, үз-үзеңнән канәгатьсез булуга китерергә мөмкин. Ничек кенә дисәк тә, ашлыктан пешерелгән ризык нерв системасы эшчәнлеген җайга салып, стресслардан саклаучы В витаминының төп чыганакларыннан берсе булып тора бит.

Диетологлар фикеренчә, югары сорттан пешерелгән икмәкнең файдасы азрак, чөнки анда калорийләр һәм крахмал күп, - дип дәвам итте сүзен Флера ханым.  - Ак күмәч яки икмәк ашаганнан соң канда шикәр микъдары кинәт кенә артып, инсулин эшләп чыгарыла, шул сәбәптән шикәр микъдары кинәт  кимеп, ачыгу хисен барлыкка китерә.  Шулай итеп, ак икмәк куллану, кагыйдә буларак, тиешледән күбрәк ашауга китерә. Бодайдан пешерелгән икмәктән башка тормышыгызны күз алдына китерә алмасагыз, карабодай, тары, көнбагыш һәм киндер орлыклары, шулай ук суган, паприка, кабак, кишер өстәлгәнен сайлап алырга тырышыгыз. Мондый икмәктә, крахмал һәм калорийләрдән тыш, файдалы клетчатка  да бар.

Бүлек начальнигы фикеренчә, составында арыш оны булган соры һәм кара икмәк организмда бодай икмәгенә караганда берничә тапкырга акрынрак эшкәртелә. Шуңа күрә арыш икмәгенең файдасы да бик зур. Нәкъ менә шундый икмәк кеше организмы өчен алыштыргысыз аминокислоталар, клетчатка, микроэлементлардан гыйбарәт.  Арыш икмәгендә аксымнар организм өчен файдалы аминокислота – лизинга бай. Ак икмәктән аермалы буларак, ул күп ашап ташлауга ирке бирми: мондый икмәкне башка ризыклар белән ашаганда тую хисе тизрәк барлыкка килгәнлектән, артыгы ашалмый.

- Арыш икмәге канцерогеннарны, шулай ук зарарлы башка матдәләр алмашы продуктларын  организмнан тизрәк чыгаруга ярдәм итә, - ди Флера Гаязетдинова. - Аның калорийләре дә күпкә аз. Бүген арыш икмәге нигезендә әнис, йөзем, чикләвек, көрпә һәм тагын әллә ниләр кушып  төрледән-төрле ипиләр пешерелә. Сүз уңаеннан, көрпәнең өстәмә витаминнарга, клетчатка һәм минераль матдәләргә ия булуын да билгеләп үтик. Арыш икмәге кузаклылар  ашлыгы белән пешерелгәндә, икмәкнең калорийләре тагын да кимеп, файдалы матдәләре микъдары артачак. Мондый икмәкне чын мәгънәсендә дәвалау үзлегенә ия булган ризык дип атарга мөмкин.

Бу - кызык!

Тазарудан куркучыларга бөтен ашлыктан (цельное зерно) пешерелгән икмәк кулланырга кирәк. Галимнәр раславынча, бөтен ашлыктан пешерелгән һәм клетчаткага бай булган ризыкларга күбрәк өстенлек бирүчеләргә тазару, яман шеш, шикәр авыруы һәм йөрәк авырулары янамый диярлек. Бөтен ашлыктан пешерелгән икмәк организмны ныгыта, яшьлекне озайта һәм тонусны күтәрә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International