“Юбилейный” балалар савыктыру лагерендә хокук темасына лекция үткәрелде

2015 елның 17 августы, дүшәмбе

2015 елның 17 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре республикада яшәүчеләрне хокукый яктан агарту кысаларында “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага лекция үткәрде. Анда “Лениногорскнефтьнефть-газ чыгару идарәсе “Юбилейный” балалар савыктыру лагереның 1 һәм 2 нче отряд балалары катнашты.

Әлеге чараның төп максаты  - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсе белемнәрен пропагандалау. Территориаль орган хезмәткәрләре зурлар белән генә түгел, балалар белән дә системалы төстә эшләп килә.

Лагерьда ял итүче малай-кызлар белән әңгәмә илебез территориясендә гамәлдә булып килүче төп законнар белән таныштырудан башланды. Яшьләрдә бик зур кызыксыну тудырган төрле гаджет, смартфоннар сату-алу мәсьәләләренә төп игътибар бирелде.

Шуннан соң территориаль орган хезмәткәре лекция тыңлаучыларга тәмәке һәм хәмер куллануның зыяны турында искә төшерде, шулай ук әлеге начар гадәтләрнең организмга нинди зыян китерүен аңлатты.

Балалар чарага битараф калмады: әңгәмә бик җылы рухта узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International