Кафе ишекләре төнге кунакларга төбеннән ачык. Кафе хезмәткәрләренең колак төпләрендә безелдәгән черкиләргә дә, вакытның соң булуына да исләре китми. Аш-су ассортименты - бар белән юк арасында, аның каравы, сыраның нинди генә төре юк!
2015 елның 13 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре Эчке эшләр министрлыгының Зеленодол районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә үткәргән төнге рейд барышында тиешсез вакытта сыра сатуның 2 очрагын ачыклады. Әлеге сәүдә нокталарында хосусый эшмәкәр Н.И. Лазенкованың эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баруы билгеләнде.
Машиналар тыз да быз йөри торган юл янындагы бер сәүдә объекты өйләренә ашыгучы кешеләрдән өзелми. Икенче бер объект - “йокы” районында урнашкан Пиццерия кафесының ишеге төнлә төбеннән ачык. Биредә аш-суның исе дә юк. Сатучы 22.00 сәгатьтән соң сыра сатканы (урамга алып чыгып китү өчен) өчен түгел, бәлки шешә бөкесен ачып бирмәгәне өчен үзен “битәрләп” алган булды. Менә шундый “кафе”.
Әлеге фактлар буенча Н.И. Лазенкованы РФ КоАП 14.16 ст. 3 өлеше буенча административ беркетмә көтә. Беркетмә төзегәндә, биредә инде моңа кадәр дә законны санга сукмау очраклары булганлыктан, моның ише административ хокук бозулар кылган өчен штрафлар салу турында карарлар да исәпкә алыначак.