Хуҗалык итүче субъектлар белән киңәшмә

2015 елның 18 августы, сишәмбе

2015 елның 17 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында муниципаль берәмлек территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сатучы сәүдә оешмалары җитәкчеләре белән сәүдә өлкәсен, шул исәптән алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсен җайга салу мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрелде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Ф.Н. Зарипова уздырды. Киңәшмә эшендә Түбән Кама муниципаль районының сәүдә һәм куллану хезмәтләре күрсәтү бүлеге начальнигы А.Н. Родионов катнашты.

Фәния Нуриәхмәт кызы 2015 елның 7 аенда хәмер продукциясе, шул исәптән Татарстан җитештерүчеләренең хәмер продукциясе белән тәэмин итү күләмнәре турында мәгълүматлар китерде. Очрашу барышында шулай ук этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен хокукый яктан җайга салу, кулланучыларны сыйфатсыз, контрафакт халык куллануы товарларыннан сакланы тәэмин итү,  алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше күләмнәрен декларацияләү мәсьәләләре каралды. Киңәшмәдә: “Сатучылар үзләре дә закон бозуларга юл куймау ягында: бүген бу өлкәдә закон бозуларның кайбер төрләре өчен зур күләмдә штрафлар, алкогольле продукция сату хокукына лицензиядән мәхрүм итү һәм хәтта җинаять җаваплылыгы каралган”, - дип билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International