Яраклылык срогы - шундый чор ки, бу чор беткәннән соң товар үзенең билгеләнеше буенча файдалануга яраксыз булып санала, ә бу товарның сыйфат күрсәткечләреннән берсе булып тора.
Товарның яраклылык срогы аны җитештергән көннән исәпләнә торган, товар файдалануга яраклы булган вакыт аралыгы белән яки шуңа кадәр товар файдалануга яраклы булган дата белән билгеләнә.
Яраклылык срогы түбәндәге ысулларның берсе белән күрсәтелергә мөмкин:
- теге яки бу сәгать, көннәр, айлар яки еллар (бер яки берничә) эчендә яраклы;
- теге яки бу датага кадәр яраклы, дип.
Яраклылык срогының тәмамлану датасы түбәндәгечә күрсәтелә:
- тиз бозыла торган ризыклар өчен – сәгате, көне һәм ае;
-яраклылык срогы өч айдан артып китмәсә – көне һәм ае;
- яраклылык срогы 3 айдан артып китсә – ае һәм елы.
Сату срогы – шуңа кадәр азык-төлек үзенең куллану үзлекләрен саклап калып, билгеләнеше буенча куллану өчен кулланучыга тәкъдим ителергә мөмкин булган дата. Азык-төлекне сату срогын продуктны өй шартларында берникадәр саклау чорыннан чыгып билгелиләр. Сату срогын азык-төлек төрелмәсендә яки савытында күрсәтелгән җитештерү датасыннан исәплиләр “ … (дата) кадәр сатарга” яки “...сәгать, көн, ай яки ел эчендә сатарга”, дип. Соңгы очракта җитештерү датасы күрсәтелгән булырга тиеш.
Саклау срогы – билгеле бер саклау шартлары үтәлгәндә азык-төлек норматив яки техник документларында һәм (яки) сату-алу килешүендә күрсәтелгән барлык үзенчәлекләрен саклап калган чор. Саклау вакыты чыгу, азык-төлекне кулланырга ярамый, дигән сүз түгел. Әмма аның куллану характеристикалары начарланырга мөмкин.
Саклау срогын продуктны җитештерү датасыннан исәпләп, төрелмәсе яки савытында түбәндәгечә билгелиләр: “Саклау срогы … (дата) кадәр”, “Саклау срогы … көн, ай яки ел эчендә”, дип.
Саклау срогы яраклылык срогын билгеләү таләп ителмәгән азык-төлек өчен гамәлдә булып килә.
Товарның сыйфат ягыннан характеристикаларының үзгәрешсез калуы билгеләнеше буенча товар файдалануга яраклы дип саналган срокның дөрес билгеләнүенә генә түгел, саклау шартларына да бәйле. Фәкать әлеге ике күрсәткечнең бер бөтен булып калуы гына товарның билгеләнгән таләпләргә туры килүенә гарантия булып тора.
Яраклылык срогы дәвамында саклау шартларын үтәү азык-төлекнең аерым төрләре өчен генә түгел, азык-төлек булмаган товарлар өчен дә мөһим.
Товарның яраклылык срогы билгеләнгәндә, сатып алучыга бу мәгълүматны җиткерү белән беррәттән, саклау шартларын да күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, парфюмерия-косметика әйберләрен саклау өчен махсус шартлар: температураның түбән булуы, һаваның билгеле бер дымлылыкта булуы һ.б. таләп ителә.
Билгеләнгән яраклылык срогы чыккач товарны сату (эш башкару), шулай ук яраклылык срогы билгеләнергә тиеш булып та, билгеләнмәгән товарны сату (эш башкару) тыела.
Килешү төзегәндә (товар сатып алганда), сатып алучыга үзе сатып алган товарына яраклылык срогының билгеләнергә тиешме-юкмы икәнлеген ачыкларга кирәк. Гамәлдәге закон моны таләп итеп тә, срок билгеләнгән тәртиптә билгеләнмәсә яки җитештерүче сатып алучы игътибарына бу мәгълүматны җиткермәсә, мондый товарны сатып алудан баш тартырга кирәк. Товар үлчәп төргәкләргә урнаштырылса, яраклылык срогы озынлыгын һәм саклау шартларын раслаучы документларын сорарга кирәк.
Агымдагы елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы 44 предприятиедә яраклылык срогы чыккан барлыгы 158000 меңнән артыграк суммага азык-төлек сату фактын ачыклады.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәш-табыш алырга кирәк булганда, кулланучы буларак хокукларыгыз санга сугылмаганда түбәндәге адреслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз:
Әлмәт районы һәм Әлмәт ш. 423450,
Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26
тел.: (8553) 22-21-33
e-mail: alina@tatzpp.ru, almet@tatzpp.ru,
Азнакай районы һәм Азнакай ш. 423200,
Азнакай ш., Нефтьчеләр ур., 23а,
e-mail:aznak@tatzpp.ru
тел.: (85592) 7-05-07
Баулы районы һәм Баулы ш. 423930,
Баулы ш., Горюнов ур., 14
e-mail: bavly@tatzpp.ru
тел.: (85569) 5-33-16
Бөгелмә районы һәм Бөгелмә ш. 423230,
Бөгелмә ш., Гашек ур,, 3
e-mail: bugulma@tatzpp.ru
тел.: (85594) 6-71-17
Лениногорск районы һәм Лениногорск ш. 423250,
Лениногорск ш., Гагарин ур., 51
e-mail:lensk@tatzpp.ru
тел.: (85595) 5-19-72