Яраклылык вакыты чыккан сыра саталар

2015 елның 19 августы, чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы яраклылык вакыты чыккан азык-төлек товарларын сату фактларын ачыклау буенча системалы эш алып бара.

Әлмәт шәһәрендә территориаль орган белгечләре прокуратура хезмәткәрләре белән берлектә контрольлек чаралары үткәрде. «Перекресток» кибетен тикшерү барышында яраклылык срогы чыккан (5 көнгә) «Oe TTincer Pils» сырасын сату факты билгеләнде.

Бөгелмә шәһәрендә «Изге ай» кибетенә контрольлек чаралары үткәрелгәндә яраклылык срогы чыккан (13 көнгә) «Хольстен Премиум» сырасын сату очрагы ачыкланды.

Яраклылык срогы чыккан сыра, шундый ук башка продукт кебек үк, авыру китереп чыгаручы бактерияләрнең үрчүенә бик уңайлы мохит булып тора. Моннан тыш сырада авыр металл тозларының булуы таркалу продуктлары барлыкка килүгә һәм агулы канцероген матдәләр бүленеп чыгуга китерә. Яраклылык срогы чыккан сырадан начар ис килә башлый, тәме үзгәрә. Бу исә аның куллану өчен яраксыз булуын дәлилли.

Җитештерүче этикеткада күрсәтелгән срок эчендә генә продуктның тышкы рәвеше һәм органолептик үзенчәлекләренең сакланылышын гарантияли. Яраклылык срогы чыккан продуктларны сату “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законының 5 статьясын, “Азык-төлек продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында” 02.01.2000 ел, № 29-ФЗ Федераль законның 3 статьясын, РФ Хөкүмәтенең  19.01.1998  ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 24 пунктын бозу булып тора.

Азык-төлек товарларының яраклылык вакытын беркайчан да игътибардан читтә калдырмаска киңәш итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International