Безгә легаль булмаган аракы кирәкми

2015 елның 18 августы, сишәмбе

Бүген Спас муниципаль районында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары  Васыйл Шәйхразиев рәислегендә район территориясендә алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә үткәрелде.

Күчмә утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе начальнигы урынбасары Ринат Акчурин,  “Росздравнадзор” ТР буенча территориаль идарәсенең дарулар һәм медицина максатындагы әйберләр әйләнешенә контрольлек итү бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмас Имамов, “Татпотребсоюз” идарәсе рәисенең беренче урынбасары Олег Земсков, «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтов, барлык авыл җирлекләре башлыклары, участок полиция хезмәткәрләре катнашты.

Күчмә чара кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Спас районында алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү турында чыгыш ясады.  Игорь Александрович Марченко үзенең чыгышында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне яктыртты. Киңәшмәдә алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларга каршы көрәшкә ярдәм итәрдәй чаралар буенча фикер алышу булды, куелган бурычларга ирешүнең үзенчәлекле юллары тәкъдим ителде.

Киңәшмәдә катнашучылар, һәр ведомство, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары эшен көчәйтеп, уртак тырышлык белән генә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешенә киртә кую мәсьәләсен хәл итәргә була, дигән карарга килде.

Киңәшмә ахырында район хакимияте башлыгы К.А. Нугаев алга таба да килеп туган проблемаларны тикшерергә, теге яки бу ярдәм күрсәтергә әзер булуын басым ясап әйтте һәм куелган бурычларны уңышлы хәл кылу теләген җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International