Әлмәт районында алкогольле продукция сатуны контрольлектә тоту дәвам итә. Атналык планерка темаларының берсенә әйләнде бу. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсе начальнигы Светлана Лаптева агымдагы елның 7 аенда шәһәр һәм район халкына хәмернең узган елның шушы ук чорындагыга караганда 2 процентка кимрәк сатылганлыгы турында хәбәр итте. Авыл җирлегендә, киресенчә, сату күләме 1 процентка артып, 23 мең декалитрдан күбрәк тәшкил иткән. Ел башыннан бирле шәһәр һәм районда яшәүчеләр җан башына 9,1 әр литр күләмендә хәмер кулланган. Әлеге күрсәткеч тә узган елдагыга караганда 2 процентка ким. Шуңа да карамастан, бу күрсәткеч республика буенча уртача күрсәткечтән (7,9 литр) зуррак. Әлмәт районы авыл җирлекләре буенча исә - саннар төрлечә. Әмма кайбер торак пунктлар күрсәткечләренең күпкә ким булуы алардагы халыкның аз эчә башлаганын аңлатмый. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре белән бергә легаль булмаган спиртка каршы көрәшергә туры килә. Ел башыннан бирле алар авыл җирлекләрендә 3147 литр күләмендә законсыз хәмерне хуҗаларыннан алганнар. Бу – узган елдагыга караганда 14 процентка күбрәк. Димәк, безнең халык эчүен киметкән, дип әйтеп булмый. «Татспиртпром» продукциясе урынына сыйфаты шиккә сала торган очсыз хәмер куллана - бары шул гына.
Моннын тыш шәһәр активы киңәшмәсендә «Светсервис» муниципаль унитар предприятиесенең беренче яртыеллыктагы эше турында хисап тыңланды.