Алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше ике елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җинаять җаваплылыгына китерергә мөмкин

2015 елның 19 августы, чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре полиция бүлекләре хезмәткәрләре белән берлектә үзләренең карамагындагы районнарда, гражданнарыбыз белә торып гомере һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырырдай сыйфатсыз хәмер продукциясен сатып алмасыннар өчен, алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен булдырмау һәм әлеге эш нәтиҗәләрен киң итеп яктырту буенча системалы эш алып бара.

Алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә өч юнәлешне билгеләп үтәргә була. Болар -  чиктәш территорияләрдән кертелә торган алкоголь; фальсификат җитештерүче легаль булмаган җирле цехлар һәм өй шартларында әзерләнгән зур градуслы эчемлекләр сату.

Агымдагы елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре хәмер продукциясен гамәлдәге законны бозып сатуга бәйле 120 административ хокук бозу очрагын ачыклады.  Нәкъ менә битараф булмаган гражданнарыбыз ярдәмендә әнә шундый уңай нәтиҗәләргә ирешүебезне искәртеп үтәргә кирәк. Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары буенча административ хокук бозулар турында 226 эш карап тикшерелде.

2015 елның 14 августында Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча полиция хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә 113,5 литр күләмендә легаль булмаган спиртлы сыекчаны хуҗасыннан алды. Сыекча Зәй егете “иярләгән” машинада табып алынды. Мондый продукция, кагыйдә буларак, Казахстан Республикасыннан китерелә. Алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз әйләнештә йөртүче затларның гамәлләре Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының  14.1, 14.2, 15.12 статьялары буенча квалификацияләнә.

Әйтергә кирәк, административ җаваплылыкка Россия Федерациясе гражданнары гына түгел, башка республикалар гражданнары да тартыла. Салынган штрафларның гомуми күләме  1.600.000 сумнан артып китте инде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Россия Федерациясе Җинаять кодексының  238 статьясы нигезендә, әлеге фактлар буенча җинаять җаваплылыгы да каралган. Кулланучыларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирмәгән товарлар һәм продукция җитештерү, саклау яки сату максатында ташу яисә сату, эшләр башкару өчен җинаять җаваплыгыгы күздә тотылган.

Мисалга, 2014 елда Лениногорск шәһәр судында 2 җинаять эше каралып, гаепле затлар җинаять җаваплылыгына тартылды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы илебез киләчәгенә битараф булмаган барча кешедән суррогатка каршы көрәштә ярдәм итүләрен һәм түбәндәге телефоннар аша легаль булмаган хәмер сатыла торган объектларның конкрет адресларын күрсәтеп, мәгълүматлар тапшыруларын сорый:

- 8 (8553) 22-21-44 - ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы “Кайнар линиясе”;

- 8 (8553) 000-000 - кесә телефоныннан шалтырату өчен, шулай ук шәһәр телефоныннан шалтырату өчен – 000 - Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты;

- 02 — полиция.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International